В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Тест-мобиль «УРАМ» экстрим-паркында эшләячәк
29 нчы июньдә казанлылар бушлай һәм аноним рәвештә үзләренең ВИЧ-статусларын белә алачак. «УРАМ» экстрим-паркындагы акция Яшьләр көнен бәйрәм итүгә багышлана.
«Тест-мобиль 12:00 сәгатьтән 20:00 сәгатькә кадәр эшләячәк. Барлык теләүчеләр дә социаль хезмәткәр белән киңәшләшә алачак», – дип хәбәр итте оештыручылар.
«Җиңү өчен тест» проекты гражданлык җәмгыятен үстерү өчен алынган Татарстан гранты акчаларына гамәлгә ашырыла. Акцияләр ТР сәламәтлек саклау министрлыгының СПИД һәм йогышлы авыруларны профилактикалау һәм аларга каршы көрәш буенча республика үзәге белән берлектә оештырылган.
Исегезгә төшерәбез, Яшьләр көнендә казанлыларны мастер-класслар, ярышлар, белем бирә торган һәм тематик мәйданчыклар көтә. Хедлайнер сыйфатында концертта Ольга Серябкина чыгыш ясаячак.