Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
22.08.2022, 13:47

30 нчы август бәйрәм чараларында халыкның иминлеген 1500 полиция һәм Росгвардия хезмәткәре тәэмин итәчәк

Өстәмә сак постларын «Кәҗә бистәсе», «Кремль» һәм «Г.Тукай мәйданы» метро станцияләрендә урнаштырачаклар.

Фото: Денис Гордийко

(Казан шәһәре KZN.RU, 22 нче август, Юлия Летникова). Казан шәһәре һәм Татарстан Республикасы көнендә җәмәгать тәртибен саклауны һәм куркынычсызлыкны 1500 полиция хезмәткәре һәм Росгвардия хәрбиләре тәэмин итәчәк. Шулай ук шәхси сак оешмалары, ирекле халык дружиналары һәм муниципаль хезмәткәрләр җәлеп ителәчәк. 30 нчы август бәйрәм чаралары вакытында җәмәгать куркынычсызлыгы ничек тәэмин ителәчәге турында Башкарма комитетта узган эшлекле дүшәмбе вакытында Россия Эчке эшләр министрлыгының Казан буенча идарәсе башлыгы урынбасары Сергей Чанкин сөйләде.

«Шәһәр һәм Татарстан Республикасы көнендә хокук саклау органнарына аерым миссия йөкләнә», - дип билгеләде Казан Мэры Илсур Метшин. «Куркынычсызлык һәм җәмәгать тәртибен тәэмин итү мәсьәләсе зур чаралар үткәргәндә төп мәсьәлә булып тора», - дип ассызыклады шәһәр башлыгы.

Сергей Чанкин сүзләренә караганда, Казан полиция гарнизонын әзерләү план буенча алып барыла. Бәйрәмнең һәр мәйданчыгына идарә җитәкчеләре арасыннан җаваплылар беркетеләчәк. Тантаналар башланганчы саперлар һәм кинологлар чаралар үткәрү урыннарын һәм алар янәшәсендәге территорияләрне тикшерәчәк. Моннан тыш, металл детекторлар белән җиһазландырылган контроль-үткәрү пунктлары урнаштырылачак.

Бәйрәм мәйданчыклары һәм якын-тирә территорияләр автомобильләр хәрәкәте өчен ябылачак. «Машиналарның тантаналар үткәрү урыннарына законсыз үтеп керүенә юл куймас өчен махсус инженер корылмалары урнаштырылачак, шулай ук авыр автотранспорт чыгарылачак. Юл хәрәкәте куркынычсызлыгын ЮХИДИ бүлеге хезмәткәрләре күзәтеп торачак, аларга автотранспортны парковкалау контроле дә йөкләнгән», – дип билгеләп үтте докладчы һәм бәйрәм көннәрендә шәхси һәм эш транспортын кулланудан баш тартырга чакырды.

Кешеләр күпләп була торган урыннарда полиция нарядларының тыгызлыгы арттырылачак, шулай ук кизү частьләре каршындагы тикшерү-оператив төркемнәрнең эше көчәйтеләчәк, оператив хәлнең катлаулануы очрагына резерв булдырылачак. С.Чанкин сүзләренә караганда, «Кәҗә бистәсе», «Кремль» һәм «Г.Тукай мәйданы» метро станцияләрендә өстәмә постлар урнаштыру планлаштырыла.

РФ Эчке эшләр министрлыгының Казан буенча идарәсе башлыгы оешма җитәкчеләрен урыннарда куркынычсызлыкны тәэмин итәргә, гадәттән тыш хәлләр килеп чыкканда һәм чит предметларны ачыклаганда нишләргә икәнлеге буенча эш коллективларына инструктаж үткәрергә чакырды.

«Чараларны оештыручылардан хокук тәртибен тәэмин итү чараларын әзерләүгә һәм үткәрүгә җаваплы карауларын, күчмә киртәләрне файдаланып территорияләр периметрын коймалауларын, КПП-чатырлар, металл детекторлар һәм үткәрү режимын оештыру һәм карау өчен өстәлләр куюларын, шулай ук санитар-эпидемиологик рекомендацияләрне үтәүләрен сорыйм», - дип йомгаклады С.Чанкин.

Фоторепортаж
Эшлекле дүшәмбе, 22.08.2022
Видеорепортаж
22.08.2022 12:37
Республика һәм Шәһәр көнендә халыкның иминлеген 1500 полиция һәм Росгвардия хезмәткәре тәэмин итәчәк
Барлык яңалыклар