30-нчы һәм 34-нче номерлы йортлар арасындагы участокта канализация челтәрләре төзелә.
Фото: Казан шәһәре KZN.RU
(Казан шәһәре KZN.RU 30-нчы ноябрь). Казанда вакытлыча Альберт Камалиев проспекты буенча автомобиль юлы участогында транспорт һәм җәяүлеләр хәрәкәте чикләнәчәк. Тиешле документ шәһәр Башкарма комитетында имзаланды.
1-нче декабрьдән 2022 елның 31-нче июленә кадәр хәрәкәт Камалив проспекты буенча 30-нчы номерлы йорттан 34-нче номерлы йортка кадәр аралык хәрәкәт өчен ябык булачак.
Участокта торак комплексы өчен хуҗалык-көнкүреш канализациясе челтәрләре төзелә.