В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Конкурска барлыгы 116 гариза килгән - нигездә кафе, ресторан, кунакханә һәм отельләрдән.
Фото: Денис Гордийко
Тавыш бирү 7-нче февральгә кадәр ике номинациядә уздырыла: «Яңа елда бинаны иң яхшы бизәү – шәһәрлеләр сайлавы» һәм «Яңа елда бинаның эчен иң яхшы бизәү – шәһәрлеләр сайлавы». Тавыш бирүдә, ошаган фотоны сайлап, теләге булган һәркем катнаша ала. Иң күп тавыш җыйган туристлык объектлары җиңүче булачак.
Шулай ук эксперт комиссиясе «Яңа елда бинаны иң яхшы бизәү – эксперт жюри сайлавы» һәм «Яңа елда бинаның эчен иң яхшы бизәү – эксперт жюри сайлавы» номинацияләрендә җиңүчеләрне билгеләячәк.
Нәтиҗәләр 28-нче февральгә кадәр ясалачак. Җиңүчеләргә Казан Мэры дипломнары һәм конкурс иганәчеләреннән истәлекле бүләкләр тапшырылачак, ә «Яңа елда бинаны иң яхшы бизәү – эксперт жюри сайлавы» һәм «Яңа елда бинаның эчен иң яхшы бизәү – эксперт жюри сайлавы» номинацияләрендә беренче урын алган катнашучыларга 50 мең сумлык акчалата бүләкләр биреләчәк.
Туристлык объектларын бәйрәмчә бизәүнең иң яхшы идеяләре белән Казан Башкарма комитетының Туризм үсеше комитеты социаль челтәрләрдәге үз битләрендә бүлешәчәк.
Конкурска барысы 116 гариза килде. 2019 елда оештыру комитетына 60 гариза җибәрелгән, ә 2020 елда - 111.
Исегезгә төшерәбез, Яңа ел бәйрәмнәрендә Казанга 138 мең турист килде, ә 2021 елда - 3 млн кунак.