В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Казанлылар транспорт картасы балансын QR-код аша тулыландыра ала.
Фото: Казан шәһәре, KZN.RU
(Казан шәһәре KZN.RU, 7-нче апрель). Татарстанның дәүләт хезмәтләре порталында тиз түләүләр системасын гамәлгә кертү башланды. Бүгенге көннән үк республика халкы QR-код аша транспорт картасы балансын тулыландыра ала.
Моның өчен «Транспорт картасын тулыландырырга» сервисының битенә керергә, 10 цифрдан транспорт картасының номерын күрсәтергә, түләү суммасын кертергә һәм «Түләргә» төймәсенә басарга кирәк. Аннары тәкъдим ителгән түләү ысулларыннан тиз түләүләр системасын сайларга («СБП аша»), экранда пәйда булган QR-кодка телефон камерасын урнаштырырга һәм СБПга тоташтырылган мобиль кушымтада түләүне башкарырга кирәк.
Киләчәктә тиз түләүләр системасы аша түләү практикасын башка хезмәтләргә дә таратырга планлаштыралар, дип хәбәр итә ТР саннар министрлыгы матбугат хезмәте.