Пособиеләрне түләү 2020 елның 1-нче июненнән үк башланачак.
(Казан шәһәре KZN.RU, 21-нче май). РФ Дәүләт хезмәтләре бердәм порталында 3 яшьтән 7 яшькә кадәрге балаларга өстәмә айлык түләүләр алу өчен гариза рәсмиләштерү өчен яңа сервис эшләтеп җибәрделәр. Хезмәт эшли башлаганннан соң беренче сәгатьләрдә 70 меңнән артык гариза бирелгән. Пособиеләрне түләү 2020 елның 1-нче июненнән үк башланачак.
Сервистан бүгенге көндә Россиянең 65 субъектында яшәүчеләр файдалана ала. Калган төбәкләр әзерлек дәрәҗәсе буенча интерактив формага тоташтырылачак, дип хәбәр итә РФ цифрлы үсеш, элемтә һәм массакүләм коммуникацияләр министрлыгы матбугат хезмәте.
Шунысын билгеләп үтәргә кирәк, хезмәт алу өчен ЕСИАның расланган исәп язмасы кирәк. Татарстанда моны күпфункцияле үзәк, Россия Пенсия фонды бүлекләрендә, шулай ук «Ак Барс» банкы офисларында эшләп була.
Исегезгә төшерәбез, өстәмә түләүләр гаиләнең җан башына туры килә торган кереме РФ субъектында елның икенче кварталында билгеләнгән төбәк яшәү минимумыннан азрак булган гаиләләргә бирелә. Әгәр мондый гаиләдә өч яшьтән җиде яшькә кадәрге берничә бала тәрбияләнсә, пособие һәр балага билгеләнәчәк. Россия Президенты Владимир Путин РФ Хөкүмәтен гаиләләр бу түләүләрне планлаштырганча июльдә түгел, ә бер айга иртәрәк, инде июньдә үк ала алсын өчен эшне тиешенчә оештырырга кушты.