Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
26.10.2021, 10:10

«Глаголица» VIII Бәйсез әдәби премиясендә җиңүгә Казаннан авторлар һәм тәрҗемәчеләр дәгъва кыла

Исемлеккә Россиянең һәм дөньяның төрле шәһәрләреннән 10 яшьтән 17 яшькә кадәрге 130 яшь язучы керде.

Фото: Денис Гордийко

(Казан шәһәре KZN.RU, 26-нчы октябрь). «Глаголица» VIII Бәйсез әдәби премиясенә дәгъва кылучыларның кыска исемлеге басылып чыкты. Аңа Мәскәү, Санкт-Петербург, Мәскәү һәм Ленинград өлкәләреннән, шулай ук Казан, Екатеринбург, Самара, Новосибирск, Ижау һәм Россиянең башка торак пунктларыннан 130 яшь язучы, шагыйрь һәм тәрҗемәче кергән.

«Глаголица» Бәйсез әдәби премиясе – бөтен дөньядан яшь язучылар, шагыйрьләр һәм тәрҗемәчеләр өчен ике телле халыкара проект, эшләр рус һәм татар телләрендә кабул ителә. Гомумән алганда, премиягә дөньяның 19 иленнән 1,4 меңгә якын әсәр тапшырылган. Иң күп гаризалар Мәскәүдән килгән, икенче урында – Казан, өченче урында – Санкт-Петербург. Жюри әгъзалары арасында Наринэ Абгарян, Нина Дашевская, Сергей Махотин, Ркаил Зәйдулла, Виктор Лунин һәм башкалар бар.

«Проза» һәм «Татар телендә поэзия», «Татар теленнән рус теленә һәм рус теленнән татар теленә нәфис тәрҗемәләр» номинацияләрендә Саба, Мөслим, Балтач, Буа һәм Яшел Үзән районнарыннан финалистлар аеруча күп. Рус телендә язучы чит ил авторлары өчен «Икетеллеләр» номинациясендә исемлеккә Испания, Германия, Италия, Швеция, АКШ, Кытай, Австрия, Франция һәм башка илләрдән килгән катнашучылар керде.

14-17 яшьлекләр арасында «Татар телендә поэзия» номинациясендә Язилә Сәгъдиеваның «Тукай абый» әсәре, Йосыф Шәңгәрәевның «Абый күзләре», «Рус телендә проза» номинациясендә 14-17 яшьлекләр арасында – Камилла Харисованың «Кыз һәм җәй» әсәре, 10-13 яшьлекләр арасында «Татар телендә проза» номинациясендә Хадичә Шәмсетдинованың «Туган көн бүләге», 14-17 яшьлекләр арасында «Нәфис тәрҗемәләр» номинациясендә – Лина Руссның «Кот мой Джеффри», Мария Яковлеваның «Оскар Уайльд. Соловей и Роза», 14-17 яшьлекләр категориясендә «Русчадан татарчага һәм татарчадан рус теленә нәфис тәрҗемәләр» номинациясендә – Мәрьям Билалованың «Шушик әби», Йолдыз Сираҗиеваның «Дитя», 14-17 яшьлекләр категориясендә «Рус телендә эссеистика» номинациясендә – Никита Кудрявцевның «Весь мир-комнаты» эшләре билгеләнеп үтте.

Исемлектәге барлык авторлар да финал этабында катнашу өчен чакыру алачак, ул 22-нчы ноябрьдән 26-нчы ноябрь кадәр  танылган язучылар, «Глаголица» VIII Бәйсез әдәби премиясе жюри әгъзаларының ябык мастер-класслары белән биш көнлек әдәби смена форматында узачак. Моннан тыш, программага Нина Дашевская, Сергей Махотин, Виктор Лунин, Ольга Варшавер, Ольга Мяэотс, Ася Петрова белән иҗади очрашулар керде, ә премиянең мактаулы кунагы француз язучысы Бернар Фрио булачак, дип хәбәр итә оештыручылар.

Барлык яңалыклар