Үткән шимбәдә Казанда «Түбән Елга аръягы» пляжында активистлар 102 капчык чүп-чар җыйдылар.
ТР Экология һәм табигый ресурслар министрлыгында хәбәр итүенчә, өмәдә катнашучылар өчен концерт, мастер-класслар һәм кыр кухнясы оештырылды.
Чара «Компас» фондының «Милли җыештыру үзенчәлекләре» бөтенроссия акциясе кысаларында узды. Шулай ук шимбә өмәсендә «Чиста мирас» олимпиадасына ярдәм йөзеннән марафонның Казан этабы уздырылды. Олимпиаданы «Татнефть» ГАҖ белән берлектә ТР Экология министрлыгы оештырды. Казан эстафетаны Яр Чаллыга тапшырды.
Исегезгә төшерәбез, Татарстан башкаласында санитар чистарту буенча ике ай эчендә гомуми мәйданы 22,5 млн кв.м булган урамнарны, юл буйларында 17 млн кв.м яшел зоналарны һәм 5,8 меңнән артык ишегалды урамнарын
тәртипкә китерделәр. Полигоннарга 294 мең кубометр төрле калдыклар чыгарылган.