Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
13.07.2022, 18:27

«Түбән Заречье» пляжында һәм Касә янындагы суда үз-үзеңне тоту кагыйдәләрен үтәү буенча рейд узды

Сезон башыннан бирле суда 5 кеше һәлак булган, алар барысы да коену өчен җиһазланмаган урыннарда су кергән.

Фото: Марат Мөгыйнов

(Казан шәһәре KZN.RU, 13 нче июль, Юлия Летникова). Казанда бәхетсезлек очракларын кисәтү өчен шәһәр пляжларын һәм су объектларын патрульләү дәвам итә. Бүген мобиль төркемнәр «Түбән Заречье» пляжында һәм «Казан» гаилә үзәге янындагы ял итү урынында булдылар. Коену сезоны башланыр алдыннан шәһәр сулыклары янында коенуны тыю турында 157 аншлаг урнаштырылды. Шуңа да карамастан, әлеге сезонда суда 5 кеше үлгән инде, барысы да коену өчен җиһазландырылмаган урыннарда су кергән.

Полиция хезмәткәрләре, шул исәптән балигъ булмаганнар эшләре буенча, Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы һәм Гражданнарны яклау идарәсе хезмәткәрләре составындагы патруль төркемнәре коену урыннарын көн саен тикшерә. Рейдлар вакытында белгечләр профилактик әңгәмәләр үткәрәләр, суда үз-үзеңне тоту кагыйдәләре турында белешмәлекләр тараталар һәм тәртип бозучыларны җаваплылыкка тарталар.

Бүген Казанда болытлы һава торышы, шуңа күрә пляжларда ял итүчеләр азрак. Әмма кояшлы көннәрдә су коенырга теләүчеләр берничә тапкыр күбрәк була, сулыкларга шәһәрлеләр дуслары һәм балалары белән килә. Гражданнарны яклау идарәсе начальнигы Фердинант Тимурханов сүзләренә караганда, яшь казанлыларның куркынычсызлыгына зур игътибар бирелә, чөнки алар бер мизгел эчендә батарга мөмкин. «Түбән Заречье» пляжында белгечләр ата-аналарга су янында куркынычсыз ял итү кагыйдәләрен аңлаттылар һәм аларга белешмәлекләр тараттылар. «Әти-әниләр балалар суда вакытта үзләрен генә калдырмавы мөһим», - дип билгеләп үтте Ф.Тимурханов.

Патрульлек вакытында шәһәрлеләрнең пляжда исерек хәлдә ял итү очракларын булдырмаска тырышалар, чөнки алар үзләренә һәм әйләнә-тирәдәгеләргә зыян китерергә мөмкин. Мондый кешеләргә беркетмәләр төзелә. «Суда үлү очракларының күбесе шәһәрлеләрнең спиртлы эчемлекләр кулланудан соң коенулары аркасында килеп чыга, шуңа күрә без мондый очракларны аеруча җентекләп күзәтәбез», – дип билгеләп үтте Гражданнарны яклау идарәсе башлыгы.

«Казан» гаилә үзәге янында пляж җиһазландырылмаган, шуңа да карамастан, мобиль төркем патрульлек иткән вакытта су коенырга тыюны бозучыларның берсен тапкан. Ир-ат белән профилактик әңгәмә үткәрелгән, шуннан соң ул ял итүен яр буенда дәвам иткән. Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе җитәкчесе урынбасары Юрий Венедиктов ассызыклаганча, нәкъ менә җиһазландырылмаган урыннарда йөзгән вакытта көтелмәгән хәлләр килеп чыга. «Мондый урыннарда су төпләре тикшерелми, анда чокырлар, агач ботаклары, ташлар яки башка чит предметлар булырга мөмкин», – дип аңлатты ул һәм шәһәр халкын коену өчен җиһазландырылган пляжларны сайларга чакырды, чөнки анда коткаручылар һәм медицина хезмәтләре кизү тора.

Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Кече көймәләр буенча дәүләт инспекциясе хезмәткәрләре, пляжларны һәм ял урыннарын тикшерү белән беррәттән, суда да патрульлек итә. Алар йөртүчеләрнең документлары һәм коткару чаралары булуын тикшерәләр, бу йөртүчеләрнең һәм пассажирларның куркынычсызлыгы өчен мөһим.

Исегезгә төшерәбез, 1 нче июньнән Казанда су коену сезоны биш шәһәр пляжында – «Комсомольское күле», «Локомотив», «Түбән Заречье», «Зур Аккош күле», «Глубокое күле» һәм өч ял итү урынында – «Җиңү Паркы», «Кече Аккош күле» һәм «Изумрудное»да ачылды. Россия кулланучылар күзәтчелегенең ТР буенча идарәсе мәгълүматларына караганда, 1 нче июльгә «Түбән Заречье», «Зур Аккош күле», «Локомотив» пляжларында су коенырга киңәш ителми, тикшеренү нәтиҗәләре биредәге суның санитар-химик күрсәткечләргә туры килмәвен күрсәткән. «Комсомольское күле» пляжында микробиологик күрсәткечләр буенча су коенырга ярамый. Сезон ачылыр алдыннан шәһәр пляжларында су төпләре тикшерелде, су һәм комны лаборатор тикшерү үткәрелде, шулай ук коткару постлары биналарына һәм пляж җиһазлары элементларына косметик ремонт ясалды.

Барлык пляжларда һәм су объектларында кешеләр ял итә торган урыннарда 1 нче июльдән Казан сулыкларында коткару постларының эше оештырылган, аларның биналары пляжларда эшләү өчен кирәкле җиһазлар һәм инвентарь белән тәэмин ителгән.

Фоторепортаж
«Түбән Заречье» пляжында һәм Касә янында суда үз-үзеңне тоту кагыйдәләрен үтәү буенча рейд узды
Барлык яңалыклар