Меңьеллык мәйданында Казан Кремле диварлары янында кече архитектура җиһазлары урнаштырылган: 20 эскәмия һәм 13 чүп савыты, дип хәбәр иттеләр Тышкы төзекләндерү комитетында.
Шулай ук Иҗтимагый киңлек территориясендә яңа бәдрәф эшли башлады — туристлар үтенече буенча ул 9:00 дан 22:00 сәгатькә кадәр ачык.
Алданрак мәйданда 28 мең кв.м чирәм түшәгәннәр, өч рәткә 11,5 мең кизил куагы утыртканнар һәм «Йөрәкләр» чәчәк җыелмасына 17 мең бакра гөле өстәгәннәр. Белгечләр шулай ук 61 яктырту баганасы урнаштырганнар һәм 7,5 мең квадрат метр юл салганнар иде.
Исегезгә төшерәбез, төзекләндерү эшләре БРИКС халыкара вакыйгаларына әзерлек кысаларында алып барылды. ТР башкаласында БРИКС Уеннарына дүрт җәмәгать киңлеге төзекләндерелде: Бауман урамында түшәлгән таш алыштырылды, «Кремль» метро станциясенә керү урынында һәм «Казан мәчесе» скульптурасы янында терәк диварлар яңартылды;
Котельников скверы,
Меңьеллык паркы яңартылды һәм
Болак ермагы төзелде.