Эшчеләр иске плитканы сүттеләр һәм диварларны грунтлауга керештеләр.
Фото: Тышкы төзекләндерү комитеты
(Казан шәһәре KZN.RU, 27 нче июль). Казанда җәяүлеләр өчен җир асты кичү юлларын ремонтлау эшләре бара. Бу атнада тышлау плиткасын Меңьеллык мәйданында алмаштыра башладылар – иске өслекләрне сүттеләр һәм диварларны грунтлауга керештеләр. Эшне берничә атна эчендә тәмамларга планлаштыралар.
Моннан тыш, киләсе атнада белгечләр Горький исемендәге үзәк мәдәният һәм ял паркы янындагы җир асты кичүен тышлау эшләренә керешәчәкләр.
Казанда барлыгы 35 җир асты һәм 26 җир өсте җәяүлеләр кичү юлы бар. Агымдагы ремонт ихтыяҗ булганда аларда да башкарылачак, дип хәбәр иттеләр шәһәр Башкарма комитетының Тышкы төзекләндерү комитетында.
Исегезгә төшерәбез, узган атнада эшчеләр Г.Тукай мәйданындагы җир асты җәяүлеләр кичүе баскычларында аяк таймасын өчен махсус резина өслек салдылар.
Моннан тыш, Татарстан башкаласында җир өсте кичү урыннарында ремонт эшләре бара. Әйтик, бүгенге көндә Халев урамы аша чыга торган юлда бетон баскычларны ясау эшләре тәмамланып килә. Шундый ук эшләр Бигичев, Фәйзи һәм Сахаров урамнарында тәмамланган инде. Шулай ук Карбышев урамындагы ачык җир өсте кичүендә баскычлар ремонтлана.