Барлык теләүчеләр дә Россиянең төрле шәһәрләреннән килгән рәссамнарга кушыла ала.
Фото: Денис Гордийко
Пленэрда Россия сәнгать академиясе вәкилләре, халык һәм атказанган рәссамнар, Татарстан һәм илнең иҗат берлекләре әгъзалары катнашачак. Алар казанлылар белән танышачак һәм эш процессында киңәшләр бирәчәкләр, дип хәбәр иттеләр «Иске шәһәр» префектурасында.
Пленэрга барлык теләүчеләр дә кушыла ала, катнашучыларның яше һәм сынлы сәнгать күнекмәләре булу-булмавы мөһим түгел. Чарага сылтама буенча теркәлергә мөмкин.
Чарага үзегез белән кәгазь, кәгазьне берткетү өчен планшет һәм сәнгать материаллары, урындык, этюдник яки тренога алырга кирәк.
Пленэр 9:30 дан 12:30 га кадәр узачак, очрашу урыны – Ш.Мәрҗани һәйкәле яны.