Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
20.09.2021, 11:33

Казанда беренче Идел буе халыклары фестивале «Итил»дә җырчы Манижа чыгыш ясаячак

Чара программасында – татар синти-попы, удмурт гранжы, чуваш джазы һәм башкалар.

Фото: Денис Гордийко

(Казан шәһәре KZN.RU, 20-нче сентябрь, Ксения Швецова). 25-нче һәм 26-нчы сентябрь көннәрендә Татарстан башкаласында беренче тапкыр Идел буе халыкларының уникаль «Итил» шәһәр фестивале узачак. Ул «Казан» гаилә үзәге каршындагы мәйданчыкта узачак һәм музыканы, театрны, традицияләрне һәм Идел буе халыкларының заманча сәнгатен берләштерәчәк. Фестивальнең хедлайнеры «Евровидение – 2021» катнашучысы җырчы Манижа булачак, дип хәбәр итте бүген эшлекле дүшәмбедә Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Гүзәл Сәгыйтова.

«Итил - Идел елгасының тарихи төрки атамасы. Без фестиваль өчен исемне озак сайладык һәм анда тукталдык. Бу сүз төрле вариацияләрдә бүгенге көнгә кадәр күп кенә төрки телләрдә саклана, – дип билгеләде ул. – Итил – ул көч, азык бирә торган елга, аның ярларында яшәүче барлык халыклар һәм милләтләр аның рухы белән сугарылган».

Фестиваль 25-нче һәм 26-нчы сентябрьдә сәгать 12:00-дән 20:00-гә кадәр узачак. Бик зур һәм оригиналь программа әзерләнгән. Кунакларны татар синти-попы, удмурт гранжы, чуваш джазы көтә. Төп сәхнәдә җирле артистлар, шулай ук Удмуртия, Мордовия, Чувашия, Марий Эл һәм Башкортстан музыкантлары чыгыш ясаячак.

Аерым мәйданчыкта гаилә остаханәләре эшләячәк, аларда шәһәр халкы сувенирлар ясый яки яңа һөнәр үзләштерә алачак. Кулдан эшләнгән кием-салым, бизәнү әйберләре, йорт кирәк-яракларын Идел буе халыклары ярминкәсендә сатып алырга, ә фудкортта милли һәм махсус җайлаштырылган кухняны бәяләргә мөмкин булачак.

Фестиваль ачылырга берничә көн кала «Казан» гаилә үзәге территориясендә рәссам Андрей Люблинскийның «Халыклар дуслыгы» күргәзмә-инсталляциясе эшли башлаячак, дип хәбәр итте Г.Сәгыйтова. Бу элеккеге Советлар Союзы халыкларын сурәтләгән сигезбитлы уен стилистикасында эшләнгән 15 скульптура. Берничә арт-объект фотосессияләр өчен менә дигән зона булачак. «Җәй» инсталляциясен Казансу акваториясендә урнаштырачаклар. Фестивальдән соң аны җәй белән символик рәвештә хушлашып яндыру планлаштырыла.

Фестивальдә республикаларның һәм Идел буе шәһәрләренең туризм комитетлары белән берлектә кунакчыллык зоналары оештырылачак, анда Идел буе халыклары, аларның мәдәнияте һәм истәлекле урыннары турында күбрәк мәгълүмат алырга мөмкин булачак.

Шәһәр Мэры Илсур Метшин этнофестивальне уздыру идеясен хуплады. «Яңа «Итил» фестивале озын гомерле һәм Казанның озак елларга исәпләнгән мәдәни вакыйгасы булыр дип өметләнәбез», – диде шәһәр башлыгы.

Фоторепортаж
Эшлекле дүшәмбе, 20.09.2021
Видеорепортаж
20.09.2021 10:57
«Казан» гаилә үзәге янында 25-нче һәм 26-нчы сентябрь көннәрендә беренче тапкыр Идел буе халыкларының «Итил» шәһәр фестивале узачак
Барлык яңалыклар