В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Эшләр тәмамланганнан соң, яңа коллекторны 50 ел яки аннан да күбрәк файдаланып булачак.
Фото: Денис Гордийко
(Казан шәһәре KZN.RU, 8 нче октябрь, Диана Жиленкова). Бүген Казанның Чистай урамындагы өченче төньяк коллекторның беренче участогында (Меридиан урамыннан Бондаренко урамына кадәр) үткәргеч торбаны полимер җиңсә – полиэфир сумала сеңдерелгән махсус тукыма кулланып траншеясыз ысул белән торгызу башланды. Бу технологиянең өстенлеге шунда: үткәргеч торбаларның зур өлешләрен казырга кирәк түгел, бу коммуналь инфраструктураның бөтенлеген саклау өчен мөһим. Транспорт хәрәкәте өчен урамнарны ябу да кирәк түгел.
Үткәргеч торбаны полимер җиңсә ысулы белән торгызу ничек алып барылганын эшләр башкарылу урынында KZN.RU порталы корреспондентына «Водоканал» МУП матбугат хезмәте җитәкчесе Эльвира Ливада сөйләде. Аның сүзләренә караганда, моңа кадәр ярты ел дәвамында җентекле әзерлек үткәрелгән – эшчеләр махсус коеларны монтажлаганнар, җиңсәне төшереп полимерлаштыруга керешү өчен булган коллекторны юганнар һәм чистартканнар.
«Бүген без коллекторга 100 метрга якын җиңсә төшерәбез, моның алдыннан аны полиэфир сумаласы белән эшкәртәләр. Җиңсәнең бер өлешенә кирәкле химик составны зур шприц белән кертәләр. Югары температура хисабына ул шунда ук полимерлаша һәм катыга әйләнә башлый. Болар барысы да урында оештырылган», - диде Эльвира Ливада. Аның сүзләренчә, мондый технология эшләрне компактлырак мәйданчыкта алып барырга мөмкинлек бирә. Әгәр дә ачык ысул кулланылса, Чистай урамындагы бу участокны казып, хәрәкәт өчен ябарга туры килер иде, бу җирле халык өчен зур уңайсызлыклар тудырыр иде.
Бөтен җиңсә коллекторга төшерелгәннән соң, аңа кайнар су җибәреләчәк – сыеклыкның температурасы 85 градус тирәсе булачак. «Берничә минут эчендә җиңсә катылана, барлык куышлыкларны һәм тишекләрне тутыра. Ягъни ул полимерлаша һәм каты, яңа коллектор барлыкка килә», – дип сөйләде Э.Ливада, һәм аның эксплуатация вакыты 50 ел яки аннан да күбрәк булачак, дип өстәде.
«Водоканал» муниципаль унитар предприятиесенең матбугат хезмәте җитәкчесе сүзләренә караганда, беренче чиратта торба үткәргечнең иң иске участогы реконструкцияләнергә тиеш. Эшләр график буенча тәүлек буе алып барыла, кирәкле материаллар бар. Беренче участокта 760 погонлы метр озынлыктагы өченче төньяк коллектор агымдагы ел ахырына кадәр торгызылыр дип көтелә.
Моннан тыш, реконструкция Ямашев проспекты буенча, Адоратский урамыннан Әмирхан урамына кадәр 850 погонлы метр озынлыктагы участокка кагыла. Анда эшләр икенче этап кысаларында башкарылачак. Шулай ук өченче этап кысаларында эшләр планына Әмирхан урамында, Четаев урамыннан Чистай урамына кадәр 775 метр озынлыктагы участок кертелгән. «Бездә барысы да параллель рәвештә алып барыла, хәзер документлар рәсмиләштерелә, экспертиза алабыз һ.б.», – дип билгеләп үтте Э.Ливада.
Исегезгә төшерәбез, өченче төньяк коллекторның озынлыгы – 8 км, торбалар диаметры – 1400 дән 2000 мм га кадәр. Ул 1985 елда, Дәрвишләр бистәсен дә кертеп, Яңа Савин һәм Совет районнары агынтыларын җыю һәм чыгару өчен төзелә. 10 ел эчендә торба үткәргечтә 41 убылу булды, шуларның 25 е – 2021 елда. «Водоканал» балансындагы 3 мең километрдан артык челтәрнең 70% ының файдалану вакыты чыккан. Норматив срокка хезмәт иткән челтәрләрнең озынлыгы 1700 км тәшкил итә, һәм бу сан ел саен арта бара.
Шуңа бәйле рәвештә 2022-2028 елларда өстәмә инвестицион программа буенча объектны реконструкцияләү турында карар кабул ителде. Ул Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, Казан Мэры Илсур Метшин һәм Казан шәһәр Думасы депутатлары ярдәме белән эшләнде.
«Водоканал» агымдагы елның февралендә өченче төньяк коллекторны реконструкцияләүгә кереште. Ремонтланган челтәрләрнең гомуми озынлыгы 2,3 км дан артып китәчәк.