В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Мастер-класслар паркларда һәм скверларда узачак.
Фото: Денис Гордийко
«ӘйдәБас» остаханәсендә катнашучылар татар этнографик төркемнәрнең – урал, себер, татар-мишәр, Пермь һ.б. биюләре белән танышачак. Мастер-классларны проект остазлары халык биюе буенча педагог-хореограф Сәидә Миңнебаева, фламенко бию остасы, хореограф Гөлсинә Галимуллина һәм ТР Дәүләт җыр һәм бию ансамбле артисты Алсу Мәгъсүмҗанова үткәрәчәк.
20 нче майда 18:00 сәгатьтә Г.Кариев исемендәге Татар дәүләт яшь тамашачы театры каршындагы мәйданда кичке халык уеннары узачак, ә 21 нче майда 13:00 сәгатьтә Кабан күле яр буенда, «Ак чәчәкләр» скверында һәм Урицкий исемендәге паркта мастер-класслар планлаштырылган.
Программага шулай ук Россиянең башка төбәкләреннән халык коллективлары чыгышлары, Самара татарлары турындагы легенда мотивлары буенча перформанс, проектның белем бирү атнасы турында фотокүргәзмә һәм Г.Кариев исемендәге яшь тамашачы театры сәхнәсендә гала-концерт кергән.
Фестиваль Росмолодежь һәм ТР Яшьләр эшләре министрлыгы ярдәме белән узачак, дип хәбәр иттеләр шәһәр Башкарма комитеты Аппаратының тел культурасы өлкәсендә милли сәясәтне гамәлгә ашыру бүлегендә.