В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
«Пик» сәгатьләрендә хәрәкәт интервалы 30 минут тәшкил итә, көндез – 1 сәгать.
Фото: Денис Гордийко
Иске Аракчинодан иң иртә рейс 5:50 сәгатькә, иң соңгысы – 19:30 сәгатькә билгеләнгән. Югары Осланнан беренче сәфәр 6:00 сәгатьтә планлаштырылган, соңгысы 19:40 сәгатьтә.
Билгеләп үтик, автотранспорт өчен боз кичүе әле эшләми, узган кыш ул декабрь уртасыннан март ахырына кадәр ачык иде. Шуңа да пассажирларны йөртү өчен һава мендәрендәге судно җәлеп ителгән.
5 яшькә кадәрге бер бала өчен юл хакы, аерым урын алмаган очракта – бушлай, дип хәбәр ителә социаль челтәрләрдә кичүнең рәсми битендә.