Аларны кыш чыкканнан соң питомниктан алып килгәннәр.
(Казан шәһәре KZN.RU, 14-нче май). Казанлылар яратып өлгергән нимфеялар – су лилияләре яки төнбоеклар дип атасак та була – кабат Кабан күлендә пәйда булган. Аларны кыш чыкканнан соң питомниктан алып килгәннәр.
Нимфея салкыннар вакытын 2 метр тирәнлектә табигый сулыкларда үткәрә, бу су кату дәрәҗәсеннән түбәнрәк. Елның салкын вакытында ак төнбоекның су астындагы өлеше үлә, ә язын тамырларда яңа үсентеләр барлыкка килә.
Белгечләр билгеләп үткәнчә, әлеге үсемлекләр җылы торгын су һәм кояшны ярата, ә майның эссе башы аларны хәзердән үк күчереп куярга мөмкинлек биргән. Алар майдан алып сентябрь-октябрь айларына кадәр чәчәк ата. Һәр чәчәк иртән ачыла һәм кояш бату белән ябыла, дип хәбәр ителә Instagramдагы Кабан күленә багышланган биттә.
Шәһәрлеләр нимфеяләрне Сәлимҗанов урамы ягыннан өянкеле күзәтү мәйданчыгы янында карый алалар.