В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Үзең белән паспорт һәм СНИЛС алырга кирәк
Фото: Денис Гордийко
(Казан шәһәре KZN.RU, 5 нче июль). Иртәгә Б.Рәмиев исемендәге IТ-паркта «Гомерләрне саклагыз – сөяк мие доноры булыгыз» дигән ачык очрашуы узачак. Анда теләүчеләр тиешле регистрга керә алачак.
Очрашу 15:00 сәгатьтә Спартак урамы, 2 адресы буенча башлана (1 нче кат, кафе зонасы). Үзең белән паспорт һәм СНИЛС булырга тиеш, дип хәбәр итә Илкүләм сөяк мие донорлары регистры матбугат хезмәте.
Хроник авырулар булмаган 50 килограммнан артык авырлыктагы 18-45 яшьлек кешеләр сөяк мие доноры була ала.