Лекцияне 31 нче июльдә «Черек күл» паркында үткәрәчәкләр.
Фото: Денис Гордийко
(Казан шәһәре KZN.RU, 29 нчы июль). 31 нче июльдә Казанда психолог белән чираттагы ачык очрашу узачак. «Черек күл» паркында тышкы һәм эчке халәт бәйләнеше темасына лекция укыячаклар.
Психолог Марина Батаршина казанлыларга үз-үзеңне һәм тәнеңне ничек ишетү, моның ни өчен әһәмиятле булуы турында сөйләячәк. Очрашуда катнашучылар тән белән бәйле психотерапия, тән сигналлары һәм аларны аңларга ярдәм итүче техникалар турында белә алачаклар.
Чара 13:00 сәгатьтә җәйге йортның икенче катындагы террасада булачак (яңгыр яуса, очрашу беренче катта узачак). Керү алдан теркәлү буенча, дип хәбәр иттеләр Казанның парклар һәм скверлар дирекциясендә.