В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Шәһәр халкына эмоциональ проблемалар фонында килеп чыккан ашау авырулары турында сөйләячәкләр.
Фото: Денис Гордийко
(Казан шәһәре KZN.RU, 13 нче сентябрь). Казанда психолог белән чираттагы очрашу узачак. «Черек күл» паркында артык ашау һәм эмоциональ ачлык темасына лекция укыячаклар.
Психолог Марина Батыршина казанлыларга эмоциональ проблемалар фонында килеп чыккан ашау белән бәйле авырулар һәм эмоциональ ачлыкка китерә торган гадәтләр турында сөйләячәк. Очрашуда катнашучылар проблемаларның килеп чыгуын булдырмый калу, аларны ничек тану һәм дәвалау турында беләчәкләр.
Чара җәйге йортның беренче катында 13.00 сәгатьтә башлана. Катнашу – алдан теркәлү буенча, дип хәбәр иттеләр Казанның парклар һәм скверлар дирекциясендә.