Халык аларны оештыруда ничек катнашырга икәнен беләчәк.
Фото: Денис Гордийко
(Казан шәһәре KZN.RU, 9 нчы апрель). «Штаб» креатив индустрияләр резиденциясендә «Казанда җәй: ул нинди булырга тиеш?» дискуссия оештырачаклар. Очрашу «Шәһәр модераторлары» программасы кысаларында узачак.
Чарада катнашучылар Казанның җәмәгать киңлекләрендә нинди вакыйгалар узачагын, аларны оештыруда ничек катнашырга һәм шәһәр эшкуарлары белән нинди партнерлык мөмкинлекләре булуын беләчәк. Экспертлар төрле аудитория өчен чаралар үткәрү, вакыйгаларның шәһәр һәм аерым мәйданчыклар үсешенә йогынтысы мәсьәләләрен күтәрәчәк.
Дискуссиядә Казан Башкарма комитетының Мәдәният идарәсе башлыгы Азат Абзалов, Парклар һәм скверлар дирекциясе җитәкчесе Айгөл Латыйпова, «Спорт һәм социаль проектлар дирекциясе» коммерциягә нигезләнмәгән автоном оешмасы генераль директоры урынбасары, «Киләчәк уеннары» проекты кураторы Михаил Леонов, Open Space Marketка нигез салучы Юлия Турайханова, Бәшир Рәмиев исемендәге ИТ-паркның арт-директоры Ләлә Бикчәнтәева һәм «Урам» экстрим-паркы директоры Мария Крюкова чыгыш ясаячак.
Чара 13 нче апрельдә 19:00 сәгатьтә Татарстан урамы, 20 (2 нче кат) адресы буенча узачак, дип хәбәр итә оештыручылар. Катнашу алдан теркәлү буенча бушлай.