Теләүчеләр өчен октябрьдә онколог-табиб тикшерүләре оештырылачак.
Фото: Марат Мөгыйнов
Дәресне онколог-табиб Евгения Горшкова үткәрәчәк. Очрашу Академик Сахаров ур., 23 адресы буенча сырхауханәнең конференц-залында 13:00 сәгатьтә башланачак.
Шулай ук октябрьдә онколог-табиб тарафыннан тикшерүләр оештырылачак. 17 нче октябрьдә – 13:00 дән 14:00 гә кадәр, 18-21 нче октябрьдә 19:00 дән 20:00 гә кадәр мөрәҗәгать итәргә мөмкин. Тикшерүләр Академик Сахаров ур., 23 адресы буенча 1.30 нчы кабинетта узачак, дип хәбәр иттеләр Казанның 20 нче номерлы шәһәр сырхауханәсендә.