Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
30.11.2023, 15:45

«Ак Барс Арена» стадионы янындагы шугалак ачылышында хоккей буенча мастер-шоу күрсәтеләчәк

Боз мәйданчыгы казанлыларны һәм шәһәр кунакларын 1 нче декабрьдә кабул итә башлый

Фото: «Ак Барс Арена»

(Казан шәһәре KZN.RU, 30 нчы ноябрь). Иртәгә Казанда «Ак Барс Арена» стадионы янында шугалак ачылачак. Кунаклар өчен фигуристлар чыгышлары, Бөтенроссия хоккей көненә багышланган мастер-шоу һәм музыкаль программа планлаштырылган.

1,8 мең кв.м мәйданлы шугалак массакүләм шууга, спорт күнекмәләренә һәм хоккей матчларына исәпләнгән. Мәйданчык һава торышына карамастан эшләячәк. Шугалакка килүчеләр өчен ял итү урыннары, шулай ук прокат пункты каралган.

Боз аренасы кунакларны 18:00 сәгатьтә кабул итә башлый. Эш көннәрендә ул – 12:00 сәгатьтән 22:00 сәгатькә кадәр, ә ял көннәрендә 10:00 сәгатьтән 23:00 сәгатькә кадәр эшләячәк. Сессияләр арасында бозны планлы эшкәртү эшләре планлаштырылган. Шугалак Х.Ямашев проспекты, 115а адресы буенча урнашкан.

«Батыр» картасын күрсәткән очракта махсус хәрби операциядә катнашучыларның балалары прокат хезмәтләреннән бушлай файдалана ала, дип хәбәр иттеләр стадионның матбугат хезмәтендә.

Исегезгә төшерәбез, Татарстан башкаласында быел кыш тимераякта шуу өчен 102 урын оештырылачак, шул исәптән 83 хоккей тартмасы, 14 ачык мәйданчык һәм прокат пунктлары булган биш боз сарае. Күптән түгел Казанда «Хезмәт резервлары» стадионында боз аренасы ачылды.

Барлык яңалыклар