В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Шулай ук аларны ««Кәҗә бистәсе» станциясе», «Чуйков урамы», ««Дружба» торак массивы», «Восстание урамы» һәм «Восстание разъезды» тукталышларында урнаштыру планлаштырыла.
Фото: Денис Гордийко
(Казан шәһәре KZN.RU, 19-нчы гыйнвар). Казанда җәмәгать транспорты тукталышларында кояш батареялары ярдәмендә эшли торган электрон мәгълүмат таблолары урнаштыру дәвам итә. Ике яңа җайланма Декабристлар урамында – «Энергетика университеты»ның ике тукталышында ике юнәлештә (үзәккә һәм Ибраһимов проспектына таба) пәйда булды.
«Пассажирлар ташуны оештыручы» муниципаль казна учреждениесе хәбәр иткәнчә, 1-нче февральгә кадәр кояш батареялары ярдәмендә эшли торган яңа мәгълүмати таблоларны шулай ук ««Кәҗә бистәсе» станциясе» тукталышында (Чистай урамы буенча), «Чуйков урамы» (Әмирхан урамы ягына таба), ««Дружба» торак массивы» (Восстание урамына таба), «Восстание урамы» (Ибраһимов проспекты буенча), «Восстание разъезды» (Горький шоссесы ягына таба) автобус тукталышларында урнаштыру планлаштырыла.
2020 елда эксперимент кысаларында цирк янындагы җәмәгать транспорты тукталышында беренче кояш батареясы урнаштырылды. Көндезге режимда мәгълүмат таблосы эшен тәэмин итә торган батарея эшенең нәтиҗәлелеген сынап карау турында карар кабул ителде. Үткәрелгән анализ нәтиҗәләре буенча кояш батареялары ярдәмендә эшли торган электрон таблоларны җәмәгать транспортының башка тукталышларында да урнаштырырга булдылар.
Исегезгә төшерәбез, Казанда һәр дүртенче тукталыш мәгълүмати табло белән җиһазландырылган, аның ярдәмендә пассажирлар җәмәгать транспортының килү вакыты турында белә ала. Шәһәрдә 1,3 мең тукталыш бар – Казан әлеге күрсәткеч буенча Россиянең эре шәһәрләре арасында лидер булып тора.