В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Акчалар инвалид балаларны реабилитацияләүгә тапшырылган.
Фото: Марат Мөгыйнов
(Казан шәһәре KZN.RU, 28 нче сентябрь). Көзге «Игелек ярминкәләре»ндә казанлылар 214 мең сум акча җыйган. Мәктәп хәйрия чараларында җыелган акчалар инвалид балаларны реабилитацияләүгә тапшырылган.
Теләге булганнар ярминкәләрдә кул эшләре һәм тәм-томнар сатып алган. Битараф булмаган халык ярдәме белән планлаштырылганнан ике тапкырга күбрәк акча җыелган. Бу Данил Иванов, Таһир Фарзиев һәм Кирилл Әхмәтҗановны тернәкләндерергә мөмкинлек бирде, дип хәбәр итә «Игелекле Казан» коммерциягә нигезләнмәгән автоном оешмасы матбугат хезмәте.
Ярминкәләр район администрацияләре һәм Казан Башкарма комитетының Мәгариф идарәсе ярдәмендә оештырылды.