28 метрга сузылган композиция төнлә яктыртыла торган булачак
ТР башкаласының Оренбург трактында 28 метр озынлыктагы «Казан» керү стеласын урнаштыра башладылар. Эшләрне бу айда тәмамлау планлаштырыла, дип хәбәр иттеләр шәһәрнең Тышкы төзекләндерү комитетында.
Композициянең һәр 4 метрлы хәрефе 4 тонна авырлыкта. Элементлар алюминий ламельләрдән эшләнгән. Тышкы өлеше тутыкмый торган корыч белән, ә эчке өлеше анодланган алюминий белән капланган.
Стеланың үзендә стильләштерелгән перфорация белән бизәлгән герб та бар. Композиция аша ике төрле яктырткыч күренәчәк: уң яктан салкынрак яктырткыч, ян-яктан тоныграк җылы яктырткыч.
Урнаштыру эшләренә барлыгы сигез кеше һәм өч берәмлек махсус техника җәлеп ителгән. Исегезгә төшерәбез, «Казан» стеласын эшләү белән «Неон-Арт» җитештерү компаниясе шөгыльләнгән. Булачак объектны урнаштыру өчен субайларны апрельдә үк тутыра башлаганнар.
Элекке ике метрлы «Казан» композициясе авария хәлендә, искергән һәм шыксыз иде.
Урнаштыру октябрьдә булачак БРИКС саммитына әзерлек кысаларында алып барыла. Масштаблы халыкара вакыйга алдыннан ТР башкаласында тулы көчкә әзерлек эшләре бара. Моңа кадәр 18 юл участогында ремонт эшләре тәмамланган иде.
5,5 чакрым озынлыктагы челтәрләр реконструкцияләнде, тагын 14 участокта су белән тәэмин итү, су агызу, җылылык белән тәэмин итү челтәрләре алыштырылды. Төп урамнар буена өстәмә рәвештә 300 агач һәм 5 мең куак утыртылды.