Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
14.05.2020, 13:46

Онлайн-фестивальдә спорт, музыка, кулинар һәм мода буенча иң яхшы әтине билгелиләр

Казанлылар «Әтиләр көне» онлайн-фестиваленә кушыла ала.

(Казан шәһәре KZN.RU, 14-нче май). Казанлылар беренче Бөтенроссия «Әтиләр көне» онлайн-фестиваленә кушыла ала. Чарада биюләрне, җырларны, мастер-классларны трансляцияләү, язучылар һәм мәдәният, спорт һәм сәнгать эшлеклеләре белән очрашулар белән онлайн-мәйданчыклар оештырылачак.

Яшь һәм тәҗрибәле әтиләр үзләрен түбәндәге юнәлешләрдә күрсәтә алачак: «Спортчы әти», «Музыкаль әти», «Пешекче әти», «Акыллы әти», «Зәвыклы әти», «Рекордлар зонасын күрсәтүче әти», «Балалар зонасы». Аларның барысын да сайтта табып булачак.

Моннан тыш, фестиваль программасында Instagram, «ВКонтакте», Facebook, «Тик-Ток», YouTube социаль челтәрләрендә «Супер әти» конкурсы бара. Катнашу өчен «Әтием турында әкият» темасына инша язарга, шулай ук әти кеше ясаган берәр яхшы эшне фотога яки видеога төшерергә кирәк. Аннары материаллар социаль челтәрләрдә #суперпапаРФ хештегы белән бастырылачак. Конкурс нәтиҗәләре буенча оештыручылар «Әти турындагы әкиятләр» китабын чыгарырга планлаштыра, анда балаларның үз әтиләре турында язган иң яхшы әсәрләре, шулай ук РФ Президенты Владимир Путинның Россия гаиләләре белән шәхси архивыннан фотографияләр керәчәк. Конкурс финалы онлайн режимында 20-нче июньдә узачак. Жюри призлар һәм бүләкләр алачак җиңүчеләрне билгелиячәк. Нечкәлекләрне сайтта табарга була.

Фестивальне оештыручылар - «Мәскәү шәһәренең күпбалалы гаиләләрен берләштерү» төбәк иҗтимагый оешмасы, Авыр тормыш хәлендә калган балаларга ярдәм фонды, дип хәбәр итә «Татмедиа» агентлыгы.
Барлык яңалыклар