Кышкы уеннар Кытай башкаласында 4 нче февральдән 20 нче февральгә кадәр узачак.
Фото: Денис Гордийко
Трамплиннан чаңгыда сикерү буенча республика данын Данил Садриев, чаңгы ярышларында Христина Мацокина яклаячак, сноуборд буенча ярышларда Милена Быкова, Владислав Хадарин һәм Виктор Вайлд чыгыш ясаячак, фигуралы шуу буенча медаль өчен Казан кызы Евгения Тарасова көрәшәчәк, ә хоккей буенча Россия җыелма командасы составына «Ак Барс»ның ике уенчысы –Тимур Билалов һәм Дмитрий Воронков керәчәк.
Исегезгә төшерәбез, кышкы Олимпия уеннары Пекинда 4 нче февральдән 20 нче февральгә кадәр узачак. Россия җыелмасының соңгы исемлегенә 212 спортчы – 103 хатын-кыз һәм 109 ир-ат керде. Иң күп гаризалар – хаккеистлардан: ирләр командасында – 25 уенчы, хатын-кызлар командасында – 23, дип хәбәр итә Россия Олимпия комитеты матбугат хезмәте.