Бу ел саен үткәрелә торган «Татар җыры» музыкаль фестивале үткәрелү белән бәйле.
Фото: Казан шәһәре KZN.RU
(Казан шәһәре KZN.RU, 13-нче декабрь). 18-нче декабрь көнне Казан – Аэропорт – Казан юнәлешендәге өстәмә шәһәр яны поездлары йөриячәк. Бу «Казан Экспо» Халыкара күргәзмәләр үзәгендә ел саен уздырыла торган «Татар җыры» музыкаль фестивален үткәрү белән бәйле.
Бу көнне 7602-нче номерлы поезд Казан станциясеннән 15:30 сәгатьтә кузгалачак һәм Аэропорт станциясенә 15:50 сәгатьтә киләчәк. 7603-нче номерлы поезд Аэропорт станциясеннән 22:20 сәгатьтә старт ала һәм Казан станциясенә 22:40 сәгатьтә килеп җитәчәк. Алар бер-бер артлы тукталышларсыз хәрәкәт итәчәк.
Барлык маршрутлар буенча тулырак мәгълүматны +7(800)550-53-93 (тәүлек буе) телефоны буенча, сайтта, «РЖД пассажирам» мобиль кушымтасында кассаларда һәм тукталыш пунктларында урнаштырылган мәгълүмат стендларында алырга мөмкин, дип хәбәр итә «Содружество» АҖ матбугат хезмәте.