В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Бу OLIMPBET өчен Россия Суперкубогы-2023 матчын үткәрү белән бәйле
Фото: Денис Гордийко
(Казан шәһәре KZN.RU, 11 нче июль). Татарстан башкаласында 15 нче июльдә алкогольне ваклап сатуны чикләячәкләр. Бу OLIMPBET өчен Россия Суперкубогы-2023 матчын үткәрү белән бәйле. Чикләү турындагы карарга ТР премьер-министры Алексей Песошин кул куйды. Тыю уенны үткәргәндә куркынычсызлыкны тәэмин итү өчен федераль закон нигезендә кабул ителгән.
Чикләү «Ак Барс Арена» янында гамәлдә булачак: Ф.Әмирхан проспекты буенча Сибгат Хәким урамыннан Чистай урамына кадәр; Чистай урамы буенча Адоратский урамына кадәр; Адоратский урамы буенча Академик Лаврентьев урамына кадәр; Академик Лаврентьев урамында ишегаллары буйлап Гаврилов урамы, 10 кадәр. Аннары өченче транспорт дамбасының әйләнмә күпере чиге буенча (шул исәптән төзелеш кибетен кертеп) Троицкий Урманы урамына кадәр; Троицкий Урманы урамы буенча һәм аннан Казансу акваториясе буйлап Ф.Әмирхан проспектына кадәр. Аталган участоклардагы кибетләрдән алкоголь сатып алып булмаячак, бары тик җәмәгать туклануы йортларында гына мөмкин, дип хәбәр ителә документта.
Исегезгә төшерәбез, Суперкубок өчен Петербургның «Зенит» командасы һәм Мәскәүнең ЦСКА командасы көрәшәчәк. Матч 17:00 дә башлана. Керү билетлар буенча булачак. Уенны карау өчен «җанатар паспорты» яки Fan ID кирәкми. Тамашачыларны чын спорт бәйрәме көтә – «Ленинград» төркеме чыгыш ясаячак.