В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Бу ерак араларга йөрүче өстәмә составлар билгеләнү белән бәйле.
Фото: Денис Гордийко
(Казан шәһәре KZN.RU, 27 нче октябрь). 4 нче ноябрьдә 6356 нчы номерлы Зөя – Казан шәһәр яны поездының хәрәкәт графигы бер көнгә үзгәрәчәк. Бу ерак араларга йөрүче өстәмә составлар билгеләнү белән бәйле.
Зөя станциясеннән электричка 5 минутка иртәрәк – 12:26 сәгатьтә китәчәк. Казан станциясенә килүе 13:43 тә көтелә, дип хәбәр итә «Содружество» АҖ матбугат хезмәте.
Маршрутлар турында тулырак мәгълүмат белән +7(937)625-04-33 (шалтыратулар тәүлек буе кабул ителә) телефоны буенча, шәһәр яны пассажирлар компаниясе сайтында, «Россия тимер юллары пассажирларга» мобиль кушымтасында, шулай ук касса һәм тукталыш пунктларындагы мәгълүмат стендларында танышырга мөмкин.