Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
07.06.2022, 09:46

Шәмәрдән – Казан һәм Казан – Нократ Аланы поездларының хәрәкәт тәртибе бер көнгә үзгәрәчәк

Бу ерак араларга йөрүче өстәмә поезд билгеләнү белән бәйле.

Фото: Денис Гордийко

(Казан шәһәре KZN.RU, 7 нче июнь). 9 нчы июньдә 6401 нче номерлы Шәмәрдән – Казан поезды һәм 6420 нче номерлы Казан – Нократ Аланы поездының хәрәкәт тәртибе үзгәрәчәк. Бу ерак араларга йөрүче өстәмә поезд билгеләнү белән бәйле.

Бу көнне 6401 нче номерлы поезд Шәмәрдән станциясеннән 4:09 сәгатьтә – гадәти җәдвәлдән 9 минутка алданрак китәчәк. Казан станциясенә 6:30 сәгатьтә – гадәти җәдвәлдән 6 минутка алданрак киләчәк. Үзгәрешләр тикшерү барышында барлык тукталыш пунктларына да кагылачак.

6420 нче номерлы Казан – Нократ Аланы поезды Казан станциясеннән 5:56 (8 минутка иртәрәк) кузгалып китә һәм үзгәргән җәдвәл буенча Компрессорный станциясенә кадәр бара, шуннан соң поезд гамәлдәге җәдвәл буенча хәрәкәт итүне дәвам итәчәк. Нократ Аланы станциясенә 9:08 сәгатьтә килеп җитәр дип көтелә.

Барлык маршрутлар буенча тулырак мәгълүматны +7(937)625-04-33 телефоны аша (тәүлек буе), «РЖД пассажирам» мобиль кушымтасыннан, кассаларда һәм тукталыш пунктларындагы мәгълүмат стендларыннан алырга мөмкин, дип хәбәр итә «Содружество» АҖ матбугат хезмәте.

Барлык яңалыклар