В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Арт-терапия элементлары булган тренингта катнашучылар шәхси «Теләкләр картасын» төзиячәкләр.
Фото: «Игелекле эшләр көне» хәйрия фонды
Клуб очрашуларында хатын-кызлар шәхси үсеш, бала тәрбияләү, гаиләдә һәм эштә конфликтларны хәл итү ысулларын өйрәнәләр, гамәли күнегүләр башкаралар, арт-терапия белән шөгыльләнәләр. Клуб белән җитәкчелек итүне һәм очрашуларны оештыруны югары категорияле психолог, арт-терапия буенча белгеч, бизнес-тренер Наталья Ипполитова башкара.
Бу юлы очрашу хыялларны визуализацияләүгә багышланачак. Арт-терапия элементлары булган тренингта катнашучылар шәхси «Теләкләр картасын» төзиячәкләр, хыялланырга, үз хыялларын рәсемгә төшерергә һәм аларны тормышка ашырырга өйрәнәчәкләр.
Очрашу 11.00 сәгатьтән 13.00 сәгатькә кадәр Калинин урамы, 3 адресы буенча урнашкан «Яхшы куллар» хәйрия складында узачак.
Клубка теләсә кайсы вакытта кушылырга мөмкин, катнашу бушлай. Очрашуга түбәндәге телефон буенча язылырга мөмкин: +7(843)236-65-61. Фондта булганда битлекләрне кулланырга кирәк, дип искә төшерәләр хәйрия фондында.