Кызыл Китап үсемлекләре питомнигына экскурсия 21 нче июльгә планлаштырылган.
Фото: Марат Мөгыйнов
Казан федераль университетының ботаника һәм үсемлекләр физиологиясе кафедрасы доценты Нина Прохоренко һәм питомникны саклаучы Сергей Мухачев шәһәр халкына сирәк үсемлекләр турында сөйләячәк, ә шәһәрлеләр Кызыл Китапка кертелгән себер касатигын күчереп утыртуда катнаша алачаклар.
Дәрес 21 нче июль көнне 18:00 сәгатьтә узачак. Очрашу урыны – Себер тракты буенча «2 нче переезд» тукталышы. Керү ирекле, алдан теркәлү сорала. Һава торышы начар булган очракта, чара башка көнгә күчереләчәк, дип хәбәр ителә Казансуның үсеш стратегиясенең Telegram-каналында.
Исегезгә төшерәбез, «Шәһәрле-галим» проекты Казан Мэриясе, Казансу елгасының үсеш стратегиясе, ТР шәһәрләрен үстерү институты һәм шәһәрнең Парклар һәм скверлар дирекциясе тарафыннан гамәлгә ашырыла. Узган дәрестә казанлылар походка ничек җыенырга кирәклеген белделәр һәм Рус-Алман Швейцариясе флорасы белән таныштылар.