Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
08.08.2022, 17:52

Казанның Фучик урамы буенча әйләнгеч юлда троллейбуслар өчен элемтә челтәре салынды

Шәһәрдә электр транспортының өзлексез хәрәкәте өчен эшләр дәвам итә.

Фото: Денис Гордийко

(Казан шәһәре KZN.RU, 8 нче август). «Метроэлектротранс» МУП хезмәткәрләре трамвай белән троллейбусларның өзлексез хәрәкәте өчен сафтан чыккан контакт челтәрләрен һәм кабель линияләрен торгызалар.

Энергия хуҗалыгы хезмәте Фучик урамында троллейбуслар хәрәкәте өчен ике юнәлештә дә әйләнгеч юл буенча элемтә челтәрен урнаштырды, Минск урамыннан Зәкиев урамына кадәр яңа участокта хәрәкәт ачылды. Моннан тыш, «Метроэлектротранс» белгечләре Горький урамындагы элемтә челтәре баганаларын да төзекләндерделәр.

Шулай ук узган атнада энергия хуҗалыгы хезмәткәрләре 7 нче подстанциядә түбәне ремонтладылар: биредә белгечләр бикростны тулысынча алмаштырдылар һәм ярыкларны мастика белән сыладылар.

«Метроэлектротранс»ның Telegram-каналында хәбәр ителгәнчә, 12 нче подстанциядә зарарланган кабель табылган. Аны алыштыру эше инде оештырылган.

Барлык яңалыклар