«Ничего другого» экспозициясендә Владимир Потаповның 30 дан артык эше күрсәтеләчәк.
Фото: Марат Мөгыйнов
(Казан шәһәре KZN.RU, 26 нчы февраль). 10 нчы мартта «Смена» заманча мәдәният үзәгендә Владимир Потаповның «Ничего другого» дип аталган шәхси күргәзмәсе ачылачак. Анда 30 дан артык сәнгать әсәре тәкъдим ителәчәк, алар галерея экспозициясендә масштаблы инсталляция – совет җиһазларыннан һәм интерьер әйберләреннән лабиринт белән интеграцияләнәчәк.
Тәкъдим ителгән эшләр «Внутри» һәм «Внутри. Дисторшн» серияләрен дәвам итәчәк, рәссам хәзергенең үткәнне алыштыру процессын, вакыйгаларга, узган еллардагы кичерешләргә символик бәйләнешне өйрәнә.
Күргәзмә бер яктан авторның коллектив хәтер турында уйлануларын чагылдыра, иске әйберләрдән арыну үткәннән котылу һәм аның турындагы хәтерне юк итүгә омтылу актына әверелә, ә икенче яктан – үткәнне хәзерге белән алыштыру һәм моның өчен җаваплы булу, дип билгеләп үтә оештыручылар.
Казанлылар һәм ТР башкаласы кунаклары күргәзмәне 14 нче майга кадәр карый алачак. Ул көн саен 12:00-20:00 сәгатьләрдә Борһан Шәһиди урамы, 7 (2 нче кат) адресы буенча эшләячәк. Керү – түләүле.