В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Үзләренең тәҗрибәсе һәм белемнәре белән блогерлар, волонтерлар һәм экологик оешмаларга нигез салучылар уртаклашачак.
(Казан шәһәре KZN.RU, 12-нче декабрь). 16 декабрьдә Казанда яңа елгы "ЭкоФест" акциясе узачак, анда шәһәрлеләргә экологик яшәү һәм шул ук вакытта цивилизация мөмкинлекләреннән баш тартмау турында сөйләячәкләр. Лекцияләрдә үз тәҗрибәләре һәм белемнәре белән блогерлар, волонтерлар һәм экологик оешмаларга нигез салучылар уртаклашачак. Тыңлаучыларны ачык мисаллар, инфографика һәм тормыштан вакыйгалар көтә.
Шул исәптән, фестивальгә килүчеләр калдыкларны ничек аера башларга һәм Казанда икенчел чимал, кием-салым һәм башка кирәк булмаган әйберләрне тапшыру кыенлыкларны ничек хәл итәргә, яңа елны экологик яктан ничек каршыларга, шәһәр шартларында органика белән нәрсә эшләргә, әгәр йортта балалар булса, "яшел" булып буламы, безнең туклану экологиягә ничек тәэсир итә, нәрсә ул "яшел" югары уку йорты һәм студентлар өчен экологик инициативалар өлкәсендә нинди мөмкинлекләр булуын һәм башка бик күп нәрсәләрне беләчәкләр.
"Калдыксыз" принципларны гамәлик мастер-классларда кулланырга мөмкин булачак - экохудожниклар һәм волонтерлар чыршы уенчыкларын гадәттә чүп-чар дип ташлана торган әйберләрдән ясарга өйрәтәчәкләр. Сабыйлар өчен балалар зонасы да эшләячәк, алар да уеннар аша экологик яшәү рәвешенә ияләшсен һәм кул эшләре булдырсын өчен, истәлеккә үз куллары белән буялган мендәр тышлары калачак.
Фестивальнең барлык мәйданчыклары аша квест табышмакларына баваплар табып узарга мөмкин булачак. Бу лекцияләрдә утырырга яратмаган кешеләр өчен туры килә. Катнашучылар үз йортларында, офиста чүпне аерып җыюны ничек җайга салырга яки шәһәр күләмендәге экочара оештыру серләрен, шулай ук "экологик эз" һәм "Zero waste" төшенчәләре белән танышачак. Квест фестивальне оештыручылардан "яшел" призлар белән уен формасында узачак.
"ЭкоФест" "Медведи Камчатки. Начало жизни" кино премьерасын күрсәтү белән тәмамланачак. . Фильмда аю балаларының гомерләренең беренче елындагы сирәк кадрлар сурәтләнгән: язын өннәреннән чыгудан көзен йокыга талуга кадәр, төшерү төркеме моның өчен Камчаткадагы тыюлыкта җиде ай үткәргән.
Моннан тыш, "Экофестта" экологик товарлар ярминкәсе һәм шәһәрнең "яшел" кибетләреннән һәм кафеларыннан сәламәт туклану мәйданчыгы эшләячәк.
Фестиваль "Штаб" креатив индустрияләр резиденциясендә түбәндәге адрес буенча узачак: Татарстан ур., 20 12.00-19.00 сәгатьтә, дип хәбәр итә оештыручылар.