В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Үзгәрешләр сентябрь ахырына кадәр гамәлдә булачак.
(Казан шәһәре KZN.RU, 3-нче июнь). Татарстанда «Йошкар-Ола - Яшел Үзән» автомобиль юлының М-7 «Волга» магистраленә кадәрге ике участогында җиңел автомобильләр өчен тизлек режимы 100 км/сәгатькә кадәр арттырылды. Ул 115 чакрым 200 метрдан 118 чакрым 300 метрга кадәрге участокта һәм 120 чыкрым 760 метрдан 124 чакрым 600 метрга кадәрге участокта эшли. Биредә тиешле билгеләр урнаштырылган инде.
Юл ситуациясен анализлау нәтиҗәләре буенча автомобиль юлларының тизлек режимы үзгәртеләчәк башка участоклар да билгеләнде. Җиңел автомобильләр өчен тизлек режимын 80 чакрым/сәгатькә кадәр арттыруны Мамадыш трактында (Интернациональная урамы белән чаттан Казан чигенә кадәр) һәм Залесная урамында (118-нче номерлы йорттан алып шәһәр чигенә кадәр) кертү планлаштырыла.
Тизлек режимы үзгәртелгән тагын ике участок Мамадыш һәм Алабуга районнары территориясе буйлап уза торган 8,5 чакрым озынлыктагы М-7 «Волга» автомобиль юлында пәйда булачак. 110 чакрым/сәгатькә кадәр тизлек режимы 975 чакрым 300 метрдан 980 чакрым 300 метрга кадәрге һәм 981 чакрым 500 метрдан 985 чакрымга кадәрге участокларда гамәлдә булачак.
Питрәч, Балык Бистәсе һәм Теләче районнары территориясе буйлап уза торган «Волга» М-7 автомобиль юлында 110 чакрым/сәгатькә кадәр максималь тизлек белән өстәмә участоклар пәйда булачак. 2019 елда беренче тапкыр 110 чакрым/сәгатькә кадәр тизлек режимы кертелгән 886 чакрымнан 896 чакрымга кадәрге юл участогына гомуми озынлыгы 5,5 чакрым (879 чакрым 500метрдан 884 чакрымга кадәр һәм 885 чакрымнан 886 чакрымга кадәр) булган участоклар өстәләчәк.
Татарстан өчен хас климат шартлары үзенчәлегенә бәйле рәвештә, тизлек режимы үзгәрү сезонлы характерга ия һәм 30-нчы сентябрьгә кадәр гамәлдә булачак, дип хәбәр итә ТР буенча Эчке эшләр министрлыгының ЮХИДИ матбугат хезмәте. Машина йөртүчеләрдән куркынычсыз тизлек сайлауларын һәм юл хәрәкәте кагыйдәләрен үтәүләрен сорыйлар.