Шәһәрдә 7 кар эретү пункты эшли, башка урыннарга чыгару тыела.
Фото: Денис Гордийко
(Казан шәһәре KZN.RU 24-нчы ноябрь). Рөхсәтсез кар ташланган урыннар турында казанлылар ТР Экология һәм табигый ресурслар министрлыгына хәбәр итә ала. Ведомство белгечләре урынга чыгып, табигатьне саклау законнарын бозу очрагын теркәячәк.
Бүгенге көндә Татарстан башкаласында 7 кар эретү пункты эшли. Урамнарны чистартканнан чыккан бөтен карны шунда китерәләр. Кар ташу өчен махсус урыннар «Буран» планын тормышка ашырганда ТР Экология министрлыгы белән берлектә район администрацияләре тарафыннан билгеләнә. Әлегә шәһәрдә андый урыннар билгеләнмәгән, дип хәбәр иттеләр Казанның Тышкы төзекләндерү комитетында.
Хокук бозу турында түбәндәге ысуллар белән хәбәр итәргә мөмкин:
Татарстан Республикасы Экология министрлыгының кайнар линия +7(843)267-68-67 телефон номеры буенча;
eco.signal@tatar.ru электрон почтасы;
WhatsApp/Telegram ярдәмендә +7(987)216-97-79 номеры буенча.