Казанның Вознесенский трактында транспорт хәрәкәтен өлешчә чикләячәкләр, шулай ук җәяүлеләр юлын тулысынча ябачаклар. Бу вакытлыча транспортның керү-чыгу юлларын оештыру белән бәйле.
25 октябрьдән 31 октябрьгә кадәр Бохара урамында төзелә торган 5 нче торак йорт тирәсендә юлны кыскартачаклар һәм тротуарны ябачаклар, дип хәбәр итә Тышкы төзекләндерү комитеты.
Исегезгә төшерәбез, ремонт эшләре белән бәйле хәрәкәт чикләүләре турында мәгълүмат
махсус бүлектә бастырыла.