Шәһәрдә игелек дәресләре, кинологлар белән танып-белү сәгатьләре, иҗади эшләр конкурсы узачак.
Фото: Денис Гордийко
Шулай итеп, 20 нче апрельдә хайваннарга карата бердәм яхшылык дәресе узачак.
21 нче апрельдә оештыручылар «Минем дүрт аяклы дустым» дигән иҗади эшләр һәм иншалар конкурсы үткәрәчәк.
22 нче апрельдә сукбай хайваннар темасын популярлаштыру өчен уеннар, чаралар, викториналар һәм квизлар узачак.
23 нче апрельдә сукбай хайваннар өчен приютларга ярдәм күрсәтү буенча чаралар планлаштырылган.
25 нче апрельдә укучылар өчен кинологлар, ветеринарлар, зооволонтерлар белән танып-белү сәгатьләре үткәрәчәкләр.
26 нчы апрельдә мәктәп укучылары Казанда сукбай хайваннар өчен приютлар эше белән танышачак.
27 нче апрельдә Бөтендөнья этләр көне кысаларында «Үзебезгә ияләштергән җан ияләре өчен җаваплыбыз» шәһәр программасын гамәлгә ашыру нәтиҗәләренә багышланган бәйрәм чарасы узачак.
Моннан тыш, 20 нче апрельдән 22 нче июньгә кадәр Казанның ун мәктәбе һәм лицее укучылары сукбай хайваннар өчен «Зооүзәк» приютына барачак. Казан Мәгариф идарәсендә билгеләп үтелгәнчә, акция укучыларның игътибарын сукбай хайваннар проблемасына җәлеп итүгә юнәлдерелгән.