В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Биш ай эчендә пикник мәйданчыклары 660 тапкырдан артык броньланган
Фото: Парклар һәм скверлар дирекциясе
(Казан шәһәре KZN.RU, 4 нче октябрь). Кабан күле яр буендагы барбекю-зона ябылган. Ул язга кадәр эшләмәячәк.
Барбекю-зона кунакларны биш ай кабул иткән: 5 нче майдан 1 нче октябрьгә кадәр. Бу вакыт эчендә казанлылар пикник мәйданчыкларын 660 тапкырдан артык броньлаган, дип хәбәр итә шәһәрнең Парклар һәм скверлар дирекциясе.
Исегезгә төшерәбез, яр буенда өч пикник зонасы бар, аларның һәрберсе мангал, өстәл һәм ике эскәмия белән җиһазландырылган. Җәй көне монда яңгырдан һәм кызу кояштан саклану өчен зонтиклар барлыкка килде.