В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Г.Камал ис. Татар дәүләт академия театры оркестры танылган татар спектакльләренең видеоязмаларын күрсәтүдә катнашачак.
(Казан шәһәре KZN.RU, 15-нче август). “Зәңгәр шәл”, “Яшь йөрәкләр”, “Галиябану” һәм “Килә ява, килә ява” музыкаль спектакльләреннән өзекләрне 26 августта тере оркестр башкаруында Кабан күле яр буенда ишетеп булачак. Концерт татар спектакльләрен күрсәтү буенча җәйге программага кергән.
Казанлылар алдында Галиәсгар Камал ис. Татар дәүләт Академия театры артистлары һәм оркестры чыгыш ясаячак. “Кабан күле ярының эшчәнлеген без яр буе ачылганнан бирле күзәтәбез. Шуңа без әлеге мөһим һәм файдалы чарадан берничек тә читтә кала алмадык”, - дип аңлата театр директоры Ильфир Якупов.
Шул ук вакытта, казанлылар спектакльләрне тулы версиясендә августның һәр җомгасында карый ала. 17 августта, 2015 елгы “Галиябану” драмасы күрсәтеләчәк, 24 августта – 2009 елгы “Курчак туе” драмасы, 31 августта – 1995 елгы “Күз нурым”. Чаралар 20.30 сәгатьтә башлана, керү бушлай, дип хәбәр итә Г.Камал ис. Татар дәүләт академия театры матбугат хезмәте.