В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Кичәнең репертуарына «Комментатор», «День рождения», «Звезда Ютуба» һәм «Нестрашный суд» картиналары кергән.
(Казан шәһәре KZN.RU, 28-нче июнь). Казанның Кабан күле яр буенда «Кино вакыты» программасы дәвам итә. Иртәгә, 29-нчы июньдә, биредә кыска метражлы «БигСитиЛайф» хитларын сайлап алачаклар.
Кичәнең репертуарына «Комментатор», «День рождения», «Звезда Ютуба» һәм «Нестрашный суд» картиналары кергән. Фильмнар түбәндәге яшьтәгеләргә каралган: беренче икесе – 12+, соңгылары– 16+.
Киносеанс ачык һавада 21.00 сәгатьтә башлана. Экранны Камал театры мәйданыннан баскычтан төшкәч табып була. Оештыручылар үзләренең Instagram-аккаунтларында билгеләп үткәнчә, начар һава торышы булган очракта чара оештырылмаска мөмкин, шуңа күрә шәһәрлеләргә кино күрсәтү башланырга бер сәгать кала мәгълүматны аккаунтта карарга киңәш итәләр.