Дәрес «Хәрәкәттә - бәрәкәт» проекты кысаларында узачак.
Фото: Денис Гордийко
(Казан шәһәре KZN.RU, 18-нче июнь). Бүген Кабан күле яр буенда «Чабата» татар биюләре буенча перформанс һәм мастер-класс узачак. Чара «Хәрәкәттә – бәрәкәт» – татар телендә спорт һәм иҗат дәресләре циклы кысасында узачак.
Матсер-класста катнашучыларны биюгә хореограф Гөлсинә Галимуллина һәм ТР Дәүләт җыр һәм бию ансамбле артисткасы Алсу Мәгъсүмҗанова өйрәтәчәк. Аларга гитарачы Айдар Абдрахимов, аккордеонист Әхмәт Эрмулаев, баянчы Ранис Сафиуллин һәм перкуссионист Эрик Марковский кушылып уйнаячак, дип хәбәр ителә Instagram дагы иҗтимагый киңлек битендә.
Чара 19:00 сәгатьтә башлана, катнашу ирекле.