В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Һава торышы бозылган очракта чара күчерелергә мөмкин.
(Казан шәһәре KZN.RU, 14-нче август). Бүген Кабан күле буенда «ТАССР ничек барлыкка килгән» дигән лекция узачак.
Тарихчы Айрат Фәйзрахманов Татарстан Автономияле Социалистик Совет Республикасы төзелү турында Декрет кабул ителүгә нинди тарихи вакыйгалар һәм шәхесләр ярдәм иткәнен сөйләячәк. Шәһәр халкы Кабан күле янындагы территориянең ул көннәрдәге вакыйгалар белән ни рәвешле бәйле булуын беләчәк.
Лекция 19.00 сәгатьтә башланачак. Очрашу урыны - Г.Камал исемендәге театрдан яр буена илтүче баскыч янында. Һава торышы бозылган очракта чара күчерелергә мөмкин. Шәһәр халкыннан яр буеның Instagram-аккаунтында мәгълүматның актуальлеген алдан тикшерүләрен сорыйлар.