Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
19.06.2024, 10:35

Казанлылар Кабан күле яры буенда татарча бию хәрәкәтләре өйрәнәчәк

Мастер-классны балет артисты Алсу Мәгъсүмҗанова һәм мультимузыкант Ильмир Ямалов үткәрәчәк

Пәнҗешәмбе, 20 нче июньдә, Кабан күле яры буенда «Хәрәкәттә – бәрәкәт» проектының икенче шөгыле узачак. Казанлылар һәм шәһәр кунаклары тере музыка астында татарча бию хәрәкәтләре өйрәнәчәк.

Кичә «Бер басканда, ике бас» перформансы белән ачыла, аннан соң барлык теләк белдерүчеләр «алтын-көмеш», «ачык авыз җебегән» һәм «кул чабышлы» дип аталган халык уеннары уйный алачак.

Чараны ТР Дәүләт җыр һәм бию ансамбленең балет артисты Алсу Мәгъсүмҗанова һәм мультимузыкант Илмир Ямалов уздырачак. Шулай ук дәрестә «ӘйдәБас» татар биюен үстерү остаханәсе җитәкчесе Сәйдә Минубаева да булачак. Музыкаль аккомпанемент – мультимузыкантлар Ильяс Фәрхуллин, Айдар Абдрахимов һәм Айдар Ниязов.

«Шәһәр халкын 18:00 сәгатьтә, Шиһабетдин Мәрҗани урамы ягыннан Г.Камал исемендәге театр янындагы төшү юлы белән янәшә көтәчәкләр», – дип хәбәр итә Казан башкарма комитетының тел культурасы өлкәсендә милли сәясәтне гамәлгә ашыру бүлеге.

Исегезгә төшерәбез, «Хәрәкәттә – бәрәкәт» проекты дәресләре җәй буе, атнаның һәр пәнҗешәмбесендә булачак.

Барлык яңалыклар