Катнашу өчен теркәлергә кирәк.
Фото: Денис Гордийко
(Казан шәһәре KZN.RU, 31 нче август). Бүген Казансу ярында түләүсез функциональ тренировка узачак. Катнашучылар көч, чыдамлык, тизлек, җитезлек һәм сыгылмалылыкны үстерү өчен күнегүләр ясаячак.
Спорт дәресен сәламәтләндерү үзәге тренеры Сергей Курносов үткәрәчәк, дип хәбәр итә «Казансуны үстерү стратегиясе» проектының матбугат хезмәте.
Функциональ тренировка 19.00 сәгатьтә башлана. Очрашу урыны – Казансу ярындагы футбол кырлары, ориентир – Кремль яр буе, 33/1. Алдан теркәлү буенча теләгән һәркем кушыла ала.
Бүгенге дәрес «Казансуны үстерү стратегиясе» проекты командасы оештырган җәйге спорт чаралары сериясен төгәлләячәк. Бу сезонда оештыручылар волейбол һәм петанк буенча турнирлар, өмәләр, елга үзәнен чистарту белән экологик йөзүләр, шулай ук «Шәһәрле-галим» лабораториясе кысаларында белем бирү практикумнары үткәрделәр. Август аенда шәһәр халкы өчен диңгез каякларында сәфәрләр, стретчинг буенча ачык дәрес һәм Зәңгәр күлләр территориясендә плогинг оештырылды.