В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Волонтерлар макулатура, техника, пыяла, металл һәм башка фракцияләрне эшкәртүгә кабул итә
Фото: vk.com/ecologickzn
Волонтерларга макулатура, техника, пыяла, металл тапшырырга мөмкин булачак – тулы исемлек сылтама буенча китерелгән. Бу көнне аудио- һәм видеокассеталар, батареялар, пластик уенчыклар, лампалар, дарулар һәм башка фракцияләр кабул ителмәячәк.
Шәһәр халкын 10:00 сәгатьтән 12:00 сәгатькә кадәр «УРАМ» экстрим-паркы ягыннан Миллениум күпере астындагы парковкада көтәчәкләр. Акция уздырган вакытта автомобильләр кую урынына керү ачык булачак.
Әлеге чара «Экологично» хәрәкәте тарафыннан быел беренче мәртәбә уздырыла. Алга таба акцияне һәр айның ахырында үткәрү планлаштырыла, ә кабул ителә торган фракцияләр саны артачак, дип хәбәр итә оештыручылар.
Акцияне уздыруда Казан мэриясе, шәһәрнең парклар һәм скверлар дирекциясе, «ЭкоТехнологии» компаниясе ярдәм күрсәтә.
Исегезгә төшерәбез, шимбә көнне икенчел чималны шулай ук «Фракция» берләшмәсе активистлары да кабул итә. Шәһәр халкын 12:00 сәгатьтән 13:00 сәгатькә кадәр Мусин урамы, 33/46 адресы буенча урнашкан сәүдә үзәге парковкасында көтәләр.
Икенчел чимал, алга таба эшкәртү өчен, Васильченко урамындагы чүп төяү станциясе (МПС-1) янында көн саен кабул ителә. «Җыю ноктасы» пунктына макулатура, пластик, мебель, батарея, техника, кием-салым һәм башка әйберләр тапшырырга мөмкин.