Шәһәрлеләр һәм Казан кунаклары эксперименталь импровизацияне тыңлаячак.
Фото: Денис Гордийко
Музыкант Кирилл Тепляков WRMR (Warmer) проекты белән уйнаячак. «Оммаж» төркеме барабанчысы Эдуард Свилин һәм «Усал» төркеме гитарачысы Кирилл Вахитов белән ул эксперименталь импровизация белән чыгыш ясаячак.
Чара 20:00 сәгатьтә башлана, дип хәбәр итә Казанның парклар һәм скверлар дирекциясе матбугат хезмәте. Очрашу урыны – Сәлимҗанов урамында урнашкан тал төбендәге кызыл эскәмияләр.